Пост канала
- фото
"Пакет" эчендәге ит белән бәрәңге 400-500 ит 6-8 бәрәңге шампиньон гөмбәсе 1 татлы борыч 1 башлы суган 4-5 төш сарымсак 3 аш кашыгы соя соусы тәмләткечләр тоз борыч Итне, гөмбәне турыйбыз. Суганны вак итеп, борычны, сарымсакны ваклыйбыз. Бөтен әйберне, бәрәңгедән кала, бергә кушабыз капкачлы савытка салабыз һәм 30-40 минутка калдырып торабыз. Бу арада бәрәңгене чистартабыз һәм шакмаклап турыйбыз. Бәрәңге белән итне кушабыз, болгатабыз, махсус пакетка салабыз. Берничә җирдән пакетны пары чыксын өчен зубочистка белән төртеп чыгабыз. Пакетны табага куябыз һәм 180 градуслы мичтә 1 сәгать пешерәбез.
Открыть в MAX- Просмотры
- 4 028
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 42