Пост канала
- фото
Авылым 🏡 Кочагыма алыр өчен, Гаҗәпләнер өчен карап, Авылым уйсу җирем, дип Тауга атладым мин кабат. Әллә шунда үскәнгәме, Күпме шатлык кичкәнгәме, Шушы уйсулыкта кебек Бу дөньяның бөтен яме. Гел сокландыр шулай, яме! Йорт җирләрең торсын балкып. Мин бит җанга шифа табам Ара-тирә сиңа кайтып. Тәнзилә Галимуллина 💚
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 852
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 59