Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. Мин түгел ул хәзер – Ялган «дус»лар хыянәтен тоеп, Үрсәләнеп әрнеп елаган. Яннарымда мәңге тугры булган, Чыннары бар, мең кат сыналган. Мин түгел ул хәзер – Җан сөйгәнем ятны кочкан чакта, Үкси-үкси җирне тырмаган. Янәшәмдә ныклы терәгем бар, Күзләремә карап туймаган. Мин түгел ул хәзер – Нахак сүзләрдән соң, сыгылып төшеп, Үз җанымны үзем кыйнаган. …Сабырлыклар биргән АЛЛАҺЫМ бар, Шөкер, Акылым бар, аны тыңлаган! Ландыш Габдрахманова

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 617
    ER
    2,6%
    Реакции
    93