Пост канала
- фото
Көнбагыш кыры. Менә кояш оясы кайда икән! Кайберәүләре инде кояш белән бергә елмая, үзләре дә җирне җылытырга әзерләнә. Ә кайсыберләре әле төн илендә, кояшка әзер түгел әле. Ә бәлки алар үзләренең эчләрендә кояш йөрткәннәрен белми яшиләрдер? Барысы да үзләрендәге кояшны ача алырлармы икән? Ә бәлки белмичә башкаларга гына сокланып яшәүләрен дәвам итәрләр? Кояш баешыннан чыгышына кадәр нурлар көтеп ятучы балалар үзләре дә бу төнне җылыта ала. Сипкеле сөйкемле көнбагышлар безнеңчә – мишәрчә әйтсәк, АЙБАГАР була алалар. Берәүләр кояшка мәхәббәтләрен аңлатса, икенчеләре ай белән сөйләшә ала. Көндез ачылмаганнар төнлә булса да ачылсын иде... Гөлүсә Хөсәенова сәхифәсеннән
Открыть в MAX- Просмотры
- 2 910
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 29