Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото

    Казанда яңа Регби үзәге ачылды Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Рауис Гәрәев урамында яңа Регби үзәген ачты. Яңа спорт комплексы «Стрела-Ак Барс» регби клубының өй аренасы булачак. Үзәкнең мәйданы 5,4 мең квадрат метрдан артык, трибуналар 1750 тамашачыга исәпләнгән. Уен мәйданында җылытыла торган ясалма газон һәм су сибү системасы урнаштырылган. «Стрела-Ак Барс» яңа аренадагы беренче уенын 20 сентябрьдә үткәрәчәк. Казан командасы Мәскәүнең «Слава-МАР» клубын кабул итәчәк. Бүген Татарстанда регби белән 2 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Спорт мәктәпләрендә әлеге спорт төренә 555 бала һәм яшүсмер йөри. Яңа Регби үзәге Татарстанда әлеге спорт төрен үстерүгә һәм яшь спортчылар өчен яңа мөмкинлекләр булдыруга ярдәм итәчәк.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 108
    ER
    0,5%
    Реакции
    16