Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. Кайсы сөякләр ешрак сына? Галимнәр дөньяның 204 илендә тикшерүләр үткәреп, бер ел эчендә 178 миллион сөяк сынганлыгын ачыклаганнар. Аларның максаты – кешеләрнең күпчелек кайсы сөякне ешрак сындыруын ачыклау. Шул билгеле булган, иң еш бәлага тарыганы аяк сөяге икән. Төгәлрәге, аякның аскы өлешендәге сөякләр – тез, балтыр һәм балтыр сөяге тирәсе. Мондый җәрәхәтләнү бер ел эчендә 32,7 миллион очрак күзәтелгән. Икенче урында – беләк, терсәк сөяге сынулары. Алары якынча 30,7 миллион тирәсе. Өченче урынны иңбаш, култык, калак сөякләре сынуы һәм иңбаш җәрәхәтләренүләре тәшкил итә. Боларының саны 19,3 миллионга җиткән. Статистика мәгълүматлары буенча, күкрәк һәм кабыргаларны сындыру очраклары сирәгрәк – дөнья буйлап ул елына нибары 4,1 миллион очрактан да артмаган. Тагын бер кызыклы мәгълүмат: ир-атлар хатын-кызларга караганда ешрак бәлага тарыйлар, әйтик, елына 102 миллион ир-ат травпунктларга мөрәҗәгать итсә, хатын-кызларны исә биредә 76,4 миллион тирәсе очратырга мөмкин.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 359
    ER
    0,5%
    Реакции
    16