Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. Казанда яшәүче хатын-кыз таныш булмаган кешеләрнең сүзләренә ышанып, мошенникларга якынча 8 млн сум акчасын күчергән. Барысы да өй чатына керү турындагы хәбәрдән башланган Мошенниклар хатын-кызга билгесез номердан хәбәр җибәреп, аны өй чатына кертергә тәкъдим иткән. Моның өчен телефонга килгән кодны әйтүен сораганнар. Хатын-кыз шикләнмичә, саннарны мошенникларга хәбәр иткән. Шуннан соң аферистлар хатын-кызга дәүләт структуралары һәм хокук саклау органнары вәкилләре булып шалтыраткан. Әңгәмәдәшләр тапшырылган код аркасында аның «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинеты бозылуы һәм җинаятьчеләрнең банктагы акчаларын күчерергә маташуы турында сөйләгән. Янәсе, тупланган акчаларны саклап калу өчен, хатын-кызга аларны «куркынычсыз счетка» күчерергә киңәш иткәннәр. Бер атна дәвамында Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларның психологик басымына бирелгән һәм алар күрсәткән счетларга зур суммалар күчергән. Нәтиҗәдә ул аферистларга якынча 8 млн сум акча биргән. Алдау корбаны булуын аңлагач, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе гражданнарны уяу булырга һәм финанс куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Полиция искәртә: таныш булмаган кешеләргә SMS-хәбәрләрдә килгән кодларны әйтмәгез; билгесез затлар күрсәткән счетларга акча күчермәгез; «куркынычсыз счет» дигән термин юк — бу мошенниклар куллана торган алдау ысулы. Шикле шалтырату яки хәбәр алган очракта сөйләшүне өзеп, мәгълүматны рәсми каналлар аша мөстәкыйль тикшерү хәерле.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 134
    ER
    0,6%
    Реакции
    18