Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. Төньяк җиле Татарстанга салкын һава алып килә 28 август, җомга көнне, Татарстанда сизелерлек салкынайтачак. Синоптиклар фаразлавынча, республикада явым-төшемнәр көтелми, ә төньяк-көнбатыштан искән җил көннең салкынрак булуын сиздерәчәк. Төнлә температура +2 градуска кадәр төшәчәк Республикада төнге сәгатьләрдә һава температурасы +3…+7 градус тәшкил итәчәк. Аерым урыннарда термометр баганалары +2 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез дә җылы һава торышы көтелми: максималь температура +13…+18 градус чикләрендә булачак. Җилнең тизлеге 6–11 м/с, урыны белән аның көчәюе 14 м/с-ка кадәр җитәргә мөмкин. Казанда да салкын төн көтелә Казанда 28 августка каршы төндә +5…+7 градус булачак. Түбән урыннарда һава температурасы +2…+4 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез шәһәрдә +15…+17 градус көтелә. Шулай итеп, җәйнең соңгы көннәрендә Татарстан халкына җылы киемнәрне шкафтан чыгарырга туры киләчәк.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 659
    ER
    0,5%
    Реакции
    18