Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. видео

    «Җимеш, һәр кергән саен хушлашам...» Илшат Җамалиевның тормыш юлы — гаиләсе, хезмәте һәм соңгы көннәре турында хатыны Гөлфина истәлекләрендә. Илшатның кулыннан килмәгән эше булмый. Өйләрен, капкаларын, сарайларын да үз куллары белән төзи. «Иремнең кулы алтын иде», — ди хатыны Гөлфинә. 2022 елда Илшат мобилизация белән алгы сызыкка китә. Рота медигы булып, яраланган хәрбиләргә ярдәм итә. Кайвакыт берьюлы дистәләгән яралыны алып чыга. 2024 елда ул кабат яралана, дәвалана һәм хезмәтенә кире кайта. Соңгы ялында улына: «Хәзер син ир урынына каласың. Әниеңне тыңла», — дип әйтә. 27 май көнне иртән Илшат алгы сызыкка китә. Бу көн Корбан гаете була. Шул ук көнне гаиләгә аның югалуы турында хәбәр килә. «Ышанмадык. Хәзер дә ышанып җитә алмыйм. Төш кенә кебек», — ди Гөлфинә. 5 июнь көнне каһарманны Курган зиратында җирлиләр.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 427
    ER
    1,6%
    Реакции
    54