Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. Тәртибең үрнәкме? Яңа уку елында 2-8 сыйныф укучыларының тәртибен бәяләү системасын сынау башланачак. Анда катнашу өчен Россиянең һәр субъектында кимендә 10 гомуми белем бирү оешмасы сайлап алынган. Модель өч дәрәҗәне күздә тота: "үрнәк тәртип", "рөхсәт ителгән тәртип" һәм "рөхсәт ителмәгән тәртип". Билге белән килешмәү очрагында ата-аналар яки законлы вәкилләр бәхәсләрне җайга салу комиссиясенә мөрәҗәгать итә алачак. Мондый орган мәктәпләрдә педагоглардан, ата-аналардан һәм укучылардан төзелә. Чирек яки триместр эчендә укучының тәртибе начар булу ата-аналарын җәлеп итеп, психологик-педагогик консилиум эшен оештыру өчен нигез була. Класс җитәкчесе өч көн эчендә әти-әниләр белән әңгәмә үткәрергә тиеш.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 222
    ER
    0,5%
    Реакции
    15