Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. Арчада — мул уңыш һәм чәчәкләр бәйрәме Бүген Арчаның үзәк сәүдә мәйданында берьюлы ике матур чара — мәктәп ярминкәсе һәм чәчәкләр фестивале узды. Мәктәп ярминкәсендә киштәләр мул уңыштан сыгылып торды. Сатып алучыларга сусыл яшелчәләр, хуш исле җиләк-җимешләр, файдалы үләннәр тәкъдим ителде. Бу уңышларның һәрберсе — балаларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алар яшелчә һәм җиләк-җимешләрне мәктәп яны участокларында укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә үстергән. Чәчәкләр фестивале дә быел аеруча үзенчәлекле булды. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды. Бәйрәм мәйданында төрле төстәге чәчәкләрдән ясалган композицияләр, иҗади эшләр һәм үзенчәлекле бизәлешләр күңелләрне күтәрде. Чаралар хезмәтне, табигатьне яратуны һәм төрле буыннарның бердәмлеген тагын бер кат күрсәтте. Арчадагы бүгенге бәйрәм — мул уңыш, матурлык һәм бердәмлекне берләштергән якты чара булды.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 371
    ER
    0,9%
    Реакции
    30