Пост канала
- видео
🥒 Ташкабактан икра Кирәк була: * 3 кг ташкабак * 500 г суган * 1 кг кишер * 1 стакан көнбагыш мае * 4 аш кашыгы шикәр * 1 аш кашыгы тоз * 200 г томат пастасы * 50 г 9% серкә Әзерләү: 1. Ташкабакны, суганны һәм кишерне чистартып, ваклап кәстрүлгә салыгыз. 2. Көнбагыш маен, шикәрне, тозны һәм томат пастасын өстәп, барысын яхшылап болгатыгыз. 3. Кәстрүлне утка куеп, капкачын ябып, 30 минут пешерегез. Яшелчәләр үз суын чыгарачак. 4. Пешкән массаны бераз суытыгыз һәм блендер белән бертөрле масса булганчы изегез. 5. Изелгән икраны яңадан утка куеп, 10 минут кайнатыгыз, төбенә ябышмасын өчен болгатып торыгыз. 6. Ахырда 50 г серкә өстәп, яхшылап болгатыгыз һәм тагын 1–2 минут кайнатырга була. 7. Кайнар икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларын нык итеп ябыгыз. 8. Банкаларны әйләндереп, җылы әйбер белән төреп, тулысынча суынганчы калдырыгыз. Шулай итеп, кышка бик тәмле, һәм хуш исле ташкабак икрасы әзер! 🥒❤️ Фәнүзә Яфаева блогыннан
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 771
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 36