Пост канала
НИ ӨЧЕН МИҢА ТӨРЛЕ СЫНАУЛАР КИЛӘ?”. Кешегә төрле сынаулар килүнең сәбәпләре өчәү: аның иманы ныклыгын тикшерү, гөнаһларыннан пакьләү һәм рухи мәгънәдә камилләштерү. Авырлыклар кешегә Аллаһ каршындагы зәгыйфьлеген аңларга ярдәм итә, һәм үзен Аның колы итеп тоеп, Аңа догалары белән ялварырга этәрә, элекке хаталарга һәм кайбер гөнаһларга кәффәрәт була (бу дөньяда авырлык кичерү сәбәпле кешегә алар өчен ахирәттә җавап бирәсе булмый); шулай ук сынаулар килү Аллаһның бу кешегә яхшылык теләгәненә ишарә булып тора. Аллаһы Тәгалә кешеләргә төрле сынаулар бирәчәге турында “Бәкара” сүрәсенең 155-156 аятьләрендә әйтелә: “Без, һичшиксез, сезне бераз курку белән, бераз ачлык белән, малларыгызга, җаннарыгызга һәм уңышларыгызга бераз зыян китерү белән дә сынарбыз. Сабыр итүчеләрне сөендер! (Шундый сабыр итүчеләрне) кем: “Дөрестән дә, без Аллаһныкы һәм Аңа кайтачакбыз!” – дип әйтәләр”. Ришат Курамшин
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 290
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 44