Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Казан / Шахри Казань
  1. фото

    Бәрәңге алмасыннан алынган орлыктан үстерелгән бәрәңгене казыдык. Шактый гына язылучыларым нәтиҗәсен күрсәтүне сорадылар. Сарысы ,,королева Анна" сорты, кызылы ,,ажур". Ажурның бер төбендә 92 бүлбе санадык. Киләсе ел уңышы өчен супер-супер элита сортлы бәрәңгебез булды. Яшермим, арасында бозыклар чыкты. Чөнки бездә җәй буе яңгырлар булды. Әйбәт кенә сакланып чыгып, үзебезгә насыйп булсын. Рәхмәт яусын Буа бабай- Мөхәррәм абыйга Мухарам Мухаметзянов киңәшләре өчен. Быел ,,гала" сортының алмаларын алып куйдым әле. Аллаһ саламәтлек биреп, аларын да үстерергә язсын. Укучыбыз Гөлзифа Нәҗипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

    Открыть в MAX
    Просмотры
    3 584
    ER
    2,0%
    Реакции
    72