Пост канала
- фото
Татарстанда шимбә көнне +25 градуска кадәр җылытачак 22 августта Татарстанда җылы, әмма болытлы һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә кайбер районнарда яңгыр явачак Синоптиклар фаразлавынча, шимбә көнне республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә Татарстанның кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми. Җилнең тизлеге 14 м/с җитәргә мөмкин Көн дәвамында көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан 5–10 м/с тизлектә җил исәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән 14 м/ска кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11...+16 градус, көндез +20...+25 градус тәшкил итәчәк. Казанда да шимбә көнне җылы һава торышы көтелә: төрле фаразларда көндез якынча +22...+23 градус күрсәтелә.
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 329
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 23