Пост канала
- видео
Сайлауга барып, үз тавышыңны биреп кайт Кайвакыт «минем бер тавышымнан ни үзгәрер инде?» дигән фикер ишетергә туры килә. Әмма нәкъ менә меңнәрчә, миллионнарча аерым тавышлар җыелып, гомуми нәтиҗәне формалаштыра. Шуңа күрә үз тавышыңны бирү — үзеңә бирелгән хокукны файдалану гына түгел, ә гражданлык җаваплылыгы да. Сайлау көнендә вакыт табып, участокка барып кайту әллә ни авыр түгел. Ә үз фикереңне белдерү мөмкинлеге — һәркем өчен мөһим. Сайлауга барып, үз тавышыңны биреп кайт. Чөнки синең тавышың — синең фикерең. Синең фикерең — илнең киләчәгенә өлеш. Шәһри Казан МАХта
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 469
- ER
- 0,5%
- Реакции
- 19