Пост канала
КЕМ НӘРСӘ ТЕЛИ, ШУНЫ ИШЕТӘ Бер шау-шулы шәһәрдә ике кеше очрашкан. Машиналар тыз-быз йөри, урамда музыкантлар җыр суза, бик көчле тавыш икән. Кинәт боларның берсе: — Берәүнең дога укыганын ишетәм, — ди. — Кит инде. Мондый көчле тавыш булганда, ничек ишетелсен? Ялгышасыңдыр, — дип җавап бирә аңа танышы. Янәшәдәге йортка күз салсалар, ачык тәрәзәдән бер ир-атның намаз укуын күрәләр. — Колакларың гадәти түгелдер. Шундый шау-шу арасыннан дога тавышын ничек ишеттең? — дип гаҗәпләнә иптәше. — Юк, колакларым башкаларныкы кебек үк. Кем нәрсә тели, шуны ишетә, — дип җавап бирә танышы. Шуннан соң кесәсеннән берничә алтын акча чыгарып, юлга ыргыта. Акча чылтыраган тавышны ишетеп, иптәше тизрәк кесәләрен капшый башлый. Үз акчасы төшмәдеме дип борчыла. Моны күреп, танышы: — Әйтәм бит, кем нәрсә тели, шуны ишетә. Шундый шау-шу арасыннан акча тавышын ишеттең бит, — ди. ☘Һәр нәрсәнең дә уңай һәм тискәре ягы була. Тик кешеләр кайсын күрергә тели, шунысына игътибар бирә. Бу тәрбиягә, динне аңлау дәрәҗәсенә, әхлакка да бәйле. Әйтик, яңгыр яуганда берәү кәефем төште дип зарлана, икенчеләр, җир суга туена, дип сөенә. Аллаһ афәтләр бирмәсен, сәламәтлектән аермасын, дип сабырлык күрсәтик. Кайгыларга сабыр була белик. Аннан зуррагын кичерергә язмасын. Кечкенә шатлыкларга да сөеник.🤲 Алсу Исмәгыйлева-Әхмәтзакирова сәхифәсеннән
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 954
- ER
- 3,0%
- Реакции
- 120