Пост канала
- фото
Кара карлыган һәм бөтнек компоты Кара карлыган компоты үзе генә дә бик тәмле һәм файдалы. Эчемлекләрне бераз төрләндерим дисәгез, бөтнек белән ясап карагыз. Кирәк булачак: 500-600 гр кара карлыган, 180-200 гр шикәр комы, 2 ботак бөтнек, якынча 2,5 литр су. Болар 3 литрлы банкага исәпләнгән. Стерильләштерелгән банкаша бөтнек, карлыган салабыз. Өстенә кайнар су агызып, 15 минут тотабыз. Аннан суны кәстрүлгә бушатып, шикәр комы өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. 2-3 мин кайнатканнан соң сиропны кабат банкага тутырып, капкач белән ябарга.
Открыть в MAX- Просмотры
- 3 805
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 21