Пост канала
- фото
Мин үземә бәя бирә алмыйм: Әйбәттер мин, бәлки - ямандыр, Әйбәт дигәнем дә чын түгелдер, Яман дигәнем дә ялгандыр. Теләгәнчә уйласыннар, әйдә, Кешеләрнең уен бүләлмим. Һәркемгә дә әйбәт булып булмас, Шуны гына ләкин беләм мин: Әйбәтлектән бик еш тыелалмыйм, Начарлыктан бик еш тыелам. Начарларга начар күренәм мин, Әйбәтләргә әйбәт тоелам. Роберт Миңнуллин
Открыть в MAX- Просмотры
- 4 248
- ER
- 2,9%
- Реакции
- 123