Пост канала
- фото
Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына 150 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде Йөкне тугыз фурадан торган колонна илтте. Гуманитар ярдәм составына пиломатериаллар, төзелеш материаллары, торбалар, кабельләр, генераторлар, дизель ягулыгында эшләүче җылыткычлар, аккумуляторлар, шулай ук республиканың шефлыкка алган шәһәрләре юнәлешендә хезмәт итүче бүлекчәләр өчен кирәкле башка җиһазлар керде. Гуманитар йөкне Россия Герое Раил Габдрахманов каршы алды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белдергәнчә, гуманитар ярдәм Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы, бизнес вәкилләре һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге катнашында формалаштырылган.
Открыть в MAX- Просмотры
- 4 400
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 28