Перейти к содержимому

Пост канала

Мамадыш Online
  1. фото

    Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы коллективы Илдус Газизҗан улы Мөхәммәтшинның вафат булуы уңаеннан туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Илдус Мөхәммәтшин үзенең 40 елдан артык гомерен урман тармагына багышлаган. Кәләй урман сәнәгате хуҗалыгының Чишмә урманчылыгында урманчы ярдәмчесе, Мамадыш урман хуҗалыгының норма урманчылыгында техник-урманчы, урманчы булып эшли. 2007-2017 елларда ул Мамадыш урман хуҗалыгын җитәкли. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Илдус Мөхәммәтшин «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Илдус Газизҗан улы турындагы якты истәлек хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары йөрәгендә сакланачак. Тыныч йокла,Илдус абый! ***Түземле идегез,сабыр булдыгыз*** Халкыбызга яхшы булсын диеп, Алны-ялны күрми эшләдең. Авырлыклар килеп туган чакта, Сабыр иттең, каршы дәшмәдең. Түзем булдың,сүзең үтемле булды, Төрле чакка дучар булгансың. Гомер юлыңның бик зур өлешен бит, Хезмәтеңә күп көч салгансың. Сез эшләгән еллар дәверендә, Караңгы чырай курмәдек бердә. Ягымлы йөз, йомшак итеп әйтеп, Аңлата идегез,үзегез безгә. Кешелекле,киң күңелле булдыгыз, Тормыш юлларыннан үткәндә. Максатка ирешучән идегез, Гомер йомгакларын сүткәндә. Сезнең изге эшегез бихисап, Онытылмас якты эз салды. Ниятегез изгелектә булды, Йөрәгебездә урынны алды. Онытмабыз,онытырга юк хакыбыз, Гадел идегез шул үзегез. Арабыздан китүегез аяныч, Көчле рухлы булдыгыз түзем. Эш сөючән,хезмәткә тугры, Кызганмыйча көчне туктегез. Фани дөньяны калдырып ахирәткә, Мәңгелекнең йортына күчтегез. Изге җаныгыз тынычлап йокласын, Тыныч йоклагыз яткан гуреңдә. Җәннәт ишекләре киң ачылып, Урының булсын оҗмах турендә. Фәридә Ибраһимова.Мамадыш. 26.08.26. ✅ Мы в Max l Наш Чат

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 075
    ER
    1,0%
    Реакции
    11