Шигъри дөнья "Айсылуның айлы кичләре"
история за 9 днейобновляется раз в неделюТатарча шигырьләр Заказга татар телендә котлаулар язам
Прирост подписчиков
- За 24 ч
- —нет замера 24 ч назад
- За 7 дн
- —нет замера 7 дней назад
- За 30 дн
- —нет замера 30 дней назад
К замеру 31.10.2026 · 21:10 МСК. Страницы канала замеряются в среднем раз в 2 дня.
Вовлечённость
- ERR 24 ч
- —нет просмотров на возрасте суток
- ERR 48 ч
- —нет постов за 7 дн
- ERR 30 дн
- >100%по последним замерам, 23 поста
- ER (реакции)
- 3,2%по 23 постам за 30 дн
ERR — средний охват поста к подписчикам, ER — реакции к просмотрам.
Средний охват поста
- 24 ч
- —нет просмотров на возрасте суток
- 48 ч
- —нет постов за 7 дн
- 72 ч
- 20по 4 постам за 7 дн
- 7 дн
- 20по последним замерам, 4 поста
- 30 дн
- 42по последним замерам, 23 поста
Охваты 48 и 72 ч посчитаны 31.10.2026 · 21:16 МСК, без репостов.
Упоминания и активность
- Упоминаний за 24 ч
- 0
- За 7 дн
- 0
- За 30 дн
- 0
- ИЦ
- 00 источников за 90 дн
- Постов в день
- 0,8за 30 дн
- Реклама с erid
- 0постов за 30 дн
Упоминания и ИЦ на 31.10.2026 · 21:16 МСК.
Покупал рекламу в…
30 дней · обнаруженные размещения
Не удалось загрузить закупы
Включая размещения без erid. Оплата не подтверждена. Как определяем
Продавал рекламу…
30 дней · обнаруженные размещения
Не удалось загрузить закупы
Включая размещения без erid. Оплата не подтверждена. Как определяем
Динамика и события
Маркеры: «@» — упоминание в другом канале, «Р» — рекламный пост с erid
Последние посты
- фото
Нәрсә ул бәхет? Кайсыгыз белә? Бәхет кояшы елмая кемгә? Кемнәрнең эше гел алга бара? Ямь һәм тәм табып кем яши ала? Шушы сорауны кабатлый күпләр. Бәхет серенә төшенгән кемнәр? Кем була соң ул бәхетле кеше? Бәхеттә яшәү өнме ул төшме? Уянгач иртән кояш нурлары Иркәләп-назлап битеңнән үпсә, Йөрәгең әгәр яшим дип типсә, Шул үзе бәхет була түгелме? Яратам диярлек үз парың булса, Күңелең сөю хисенә тулса, Мәхәббәт әгәр җаваплы булса, Шул үзе бәхет була түгелме? Яныңда булса дуслар-туганнар, Өеңдә тулы көткән кунаклар, Елмаеп торса бала-чагалар, Шул үзе бәхет була түгелме? Эшләргә эшең, яшәргә…
Открыть в MAX- Просмотры
- 27
- ER
- 7,4%
- Реакции
- 2
- фото
Мин яратам сине сүзсез генә, Сүзсез генә назлыйм, иркәлим. Сөям сине күз карашым белән, Сүзләр артык, сүзләр кирәкми... Мин яратам сине сүзсез генә, Сүзсез генә барсын аңлатам. Нәрсә ул сүз? Бары аваз гына, Күңелем белән сине яратам... Мин яратам сине сүзсез генә, Бик сак гына сиңа кагылам. Нәрсә ул сүз? Мәхәббәтем минем Йөрәгемә уеп язылган...
Открыть в MAX- Просмотры
- 19
- ER
- 10,5%
- Реакции
- 2
- фото
Бүген яшик, иртәгәсе аның, Кызганычка каршы, билгесез. Тормыш юлы кайчан борыласын Мин дә белмим, сез дә белмисез... Менә бүген әйтик сөям диеп Җанга якын газиз ярларга. Мәхәббәтне бүген тоеп яшик, Калдырмыйча аны ятларга... Бүген кайтыйк әле туган йортка Әти-әни исән чагында, Бүген менә капка әле ачык Белеп булмый алдан барын да. Әйдә бүген гафу үтенәбез Үпкәләткән булсак берәрсен. Ачу саклап яшәү кирәк түгел, Мин үзем дә гафу итәмен... Бүген менә утырып ашыйм әле Җан теләгән азык, барын да, Киемен дә бүген киям әле, Бәйрәм итәм әле тагы да... Бүген яшик, алдагысы аның, Кызганычка каршы,…
Открыть в MAX- Просмотры
- 16
- ER
- 12,5%
- Реакции
- 2
- фото
Кабул ит мине ничек бар шулай, Мине нәкъ шулай яралткан Ходай. Ярат син мине ничек бар шулай, Мин башка төсле булалмам бугай. Гафу ит мине ничек бар шулай, Инде башкача үзгәрмәм бугай. Яратсаң әгәр, кабул итәрсең, Артыгын миннән бәлки көтмәссең?! Кабул ит мине ничек бар шулай, Мине нәкъ шулай яралткан Ходай. Үзгәртсәң әгәр - үзем булалмам, Канатым сынса, башка очалмам...
Открыть в MAX- Просмотры
- 17
- ER
- 11,8%
- Реакции
- 2
- фото
Матурлыкны ничек бәяләргә? Нинди үлчәү белән үлчәргә? Әллә бармы махсус бер кагыйдә, Вәт, ичмасам, чибәр дияргә?! Матурлык бит йөздән генә тормый, Гәүдәдән дә тормый матурлык. Кем өчендер син гап-гади, Ә кемгәдер хәйран калырлык! Матурлык ул назлы, йомшак куллар, Җылы караш, сихри күзләрдә. Авыр чакта сиңа терәк булып Җан эретә торган сүзләрдә... Матурлык ул синең эчке хәләт, Күңелеңнең аклык-сафлыгы. Матурлык ул горур, батыр йөрәк Һәм эчкерсез, ихлас шатлыгың... Матурлыкны ничек аңлатырга? Нинди үлчәү белән үлчәргә? Бу сорауга ничек җавап бирим? Матурлык ул синең күзләрдә...
Открыть в MAX- Просмотры
- 53
- ER
- 3,8%
- Реакции
- 2
- фото
Авыр чакта, йөрәк ярсыганда, Сызлаганда әрнеп күңелең. Көн белән төн кушыладыр кебек, Тормыш туктап кала шикелле. Күз яшьләрен тыеп булмый һич тә, Хисләрне дә булмый туктатып. Ләкин үтәр, бар да үтә, диләр, Кемдер әйтә, кирәк тик вакыт. Ә син сора, тик үзеңнән сора, "- Мин үзем соң нишли алам?" - дип, "- Ничек ярдәм итим үз-үземә? Нинди адым ясыйм башлап?" - дип. Йөрәгеңнән сора, күңелеңнән, Үз җаныңны тыңла иң элек. Ялгышулар барсында да була, Кем туган соң дөньяны белеп? Авыр чакта, йөрәк ярсыганда, Сызлаганда әрнеп күңелең. Туктатырга була бу газапны, Тик ярдәмче булсаң син үзең...
Открыть в MAX- Просмотры
- 36
- ER
- 5,6%
- Реакции
- 2
- фото
Кайчакта сине аңларлык түгел, Көненә ничә үзгәрәсең гел? Шулай дисең дә көтәсең җавап, Аңлау кирәкми, бары син ярат... Үземне кайчак үзем аңламыйм, Сораулар бик күп, җавап табалмыйм... Җитеп бетмидер бәлки сүзләр дә, Ярат син мине, җавап эзләмэ... Кайчакта сине аңларлык түгел, Чиксез дәрьядыр ул синең күңел? Шулай дисең дә көтәсең җавап, Җавабым гел бер - аңлама, ярат...
Открыть в MAX- Просмотры
- 37
- ER
- 2,7%
- Реакции
- 1
- фото
Очар идем, юк канатым, Туганда бирелмәгән. Шул канатсыз булгангамы, Дөньялар гизелмәгән. Очар идем, юк канатым, Кешедә канат булмый. Нигә соң адәм баласы Пар канат белән тумый? Очар идем, юк канатым, Канат артык тоелган. Зәңгәр күкне гизәр идем, Әгәр очар кош булсам...
Открыть в MAX- Просмотры
- 48
- ER
- 2,1%
- Реакции
- 1
- фото
Янып яшә, синең очкыныңнан Җылынсыннар хәтта башкалар. Көлеп яшә, синең елмаюдан Шатлансыннар уйга батканнар. Сөеп яшә, синең хисләреңнән Башкаларда сөю уянсын. Җырлап яшә, синең моңнарыңнан Күңел сагышлары таралсын. Биеп яшә, синең дәртле көйгә Башкалар да, әйдә, кушылсын. Тоеп яшә дөнья матурлыгын Сокланырлык үрнәк булырсың.
Открыть в MAX- Просмотры
- 40
- ER
- 2,5%
- Реакции
- 1
- фото
Бер менәсе иде җиһан киңлегенә, Йолдызларга иде менәсе, Кояш җылысында рәхәт чигеп, Ай нурында килә йөзәсем. Ак болытны җигеп толпар сыман Җиһан дәрьяларын кичәсе, Бар йолдызны җыеп учларыма Өр-яңадан килә тезәсем. Күк йөзеннән бер карарга иде Күзәтергә иде җир шарын, Шул чагында күрер идем төсле Барлык матурлыгын дөньяның. Читтчән генә карап торсаң икән Яз килгәнен туган җиремә, Сокланасы иде табигатьнең Чәчәк аткан һәрбер гөленә. Ямьле көзнең алтын басуларын, Ак карларын кышның, буранын, Бер менәсе иде җиһан киңлегенә, Күзәтәсе иде җир шарын...
Открыть в MAX- Просмотры
- 63
- ER
- 3,2%
- Реакции
- 2
Показано 10
Данные: публичные посты и страницы канала в MAX. Метрики версии v1, пересчитаны 31.10.2026, подписчики замерены 31.10.2026. Как мы считаем.