Пост канала
- фото
Авыл кешесе хезмәте Кадерле һәм хөрмәтле, Бүген менә аларның һөнәри бәйрәмнәре. Табыныбыз тулы муллык, Бу бит алар хезмәте, Бәйрәм көнне барып җитсен Бөтен халык рәхмәте. Терлекче, механизатор! Һич кенә ял күрмисез, Җил-яңгырлардан курыкмый, Бертуктаусыз эшлисез. Иртә таңнан караңгыга Фермаларда, беләбез, Чит илләргә бару кая? Эшлисез дә, эшлисез. Игенчеләр җитештерә Яшелчә дә, икмәк тә, Тырыш та сез, чырыш та сез, Көчле дә сез бигрәк тә. Бәйрәмегез котлы булсын, Күзләр генә тимәсен, Сезнең куйган хезмәтегез Алсын дөрес бәясен! Фәймә Зайнуллина
Открыть в MAX- Просмотры
- 616
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 4