Пост канала
Кемдер мантыйкка сыешсыз булып тоелган фикерне ачыктан-ачык игълан итте, икенчесе хуплады, я өнсез генә кире какты, теләмичә ризалашты һәм шул ыгы-зыгы арасында каршы килүчеләрне дә ишетми калдылар. Бер төркем ата-аналар үз балаларын үз телләрендә укытмау өчен көрәшеп ятты. Хәтсез вакыт узды менә, хәзер ул ата-аналарның хәлен белешергә дә мөмкиндер. Балаларыгыз ничек соң? Әллә кем булдылармы? Югарыда телгә алынган иптәшнең гаебен үзегезнекеннән дә хәтәррәк дип уйламыйсыздыр бит? ✍🏼 Марат Кәбиров яза
Открыть в MAX- Просмотры
- 388
- ER
- 0,3%
- Реакции
- 1