Перейти к содержимому

Пост канала

ВАТАНЫМ || бердәнбер
  1. фото

    Тормыш төрлечә сынады. Сугыш башланганда миңа 17 яшь тулып килә иде. Абыемны сугышка алдылар, мине аның өчен бригадир итеп куйдылар. Ирләре сугышта үлгән хатыннар белән эшләдем. Аларга бик хәерхаһлы, мәрхәмәтле булдым. Шулар рәхмәте яшәдәтер инде мине. Ул чакларда сугыш җиле тимәгән бер генә йорт та калмады. Абыйларымны да, әтиемне дә, егетемне дә сугышка алдылар. Озакламый Миннеямалга һәм тагын 4 кызга сугышка чакырып повестка килә. Аларны вагонга төяп алып китәләр. Кая барасын берәү дә әйтми. Башкортстандагы Стәрлетамакка җиткәч, кызларны окоп казырга дип төшерәләр. Бераз эшләткәннән соң, поезд китеп бара. Кызлар окопны казып бетереп курка-курка туган якларына җәяү юл тота. Печән эскертендә төн чыгалар, башта Ютазыга, кабат Азнакайга кайтып керәләр… https://vatantat.ru/news/102-iaslek-minneiamal-abdullina-120197

    Открыть в MAX
    Просмотры
    395
    ER
    0,8%
    Реакции
    3