Пост канала
- фото
#киңәш Мин сарымсакның бер өлешен болайрак саклыйм 👇🏻 Чистартып, иттарткыч аша чыгарам. Сарымсак пастасын боз шакмаклары формаларына тутырып, өстен кашык белән баскалап тыгызлыйм да туңдыргычка куям. Икенче көнне сарымсак шакмакларын формадан зип-пакетка төшерәм һәм кабат туңдыргычка озатам. Аш-су әзерләгәндә, берәр шакмакны табага яки кәстрүлгә салам – шундук эреп, хуш исен тарата башлый. Тәме гадәтиеннән бер дә ким түгел. Аның каравы яшелчәне чистартып, изеп, аннан соң тактасын юып мәшәкатьләнәсе юк. Сүз уңаеннан, пастага бераз гына тоз һәм яшел тәмләткеч тә өстәргә мөмкин. Сиринә Каюмова, Балык Бистәсе
Открыть в MAX- Просмотры
- 372
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 5