Перейти к содержимому

Пост канала

Сөйлисем килә
  1. Исэнмесез. Төп йортта торучы килен Иремнең апасы килеп гел өйрәтеп йөри дип язган. Төп йортта торган киленгә нәрсә әйтсәң дә ярый дип уйлыйлар микән әллә? Килен дә кеше баласы бит. Мин үзем дә төп йортта килен булып кайнана ,кайната белән 25 ел яшәдем,хәзер дә төп йортта яшибез. Дөрес, кайната ,кайнана белән уртак тел табып яхшы яшәдек,ләкин балалары кайтканда төрле сүзлар белән кыерсытырга гына торалар иде.Кайнаналар мине яклап чыксалар аларга да эләкте.Башта туздем ,яшь идем, аннары үз урыннарына утыртырга туры килде инде ул туганнарны.Хәзер БИК ТАТУ ЯШИБЕЗ, Аллага шөкер. Үз урыннарына утыртмыйча син нәрсә генә эшләсәң дә андый кешеларгә барыбер яхшы була алмыйсың,балакаем.Уз башымнан уткэн.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    6 203
    ER
    1,3%
    Реакции
    78