Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    Байлар Сабасының «Саба» йөзү бассейны коллективы Ватаныбыз иминлеге өчен битараф булмаган гражданлык позициясен күрсәтеп, волонтерлык эшчәнлеген актив дәвам итә. Бассейн хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен мөһим кирәк-ярак — маскировка челтәрләре үрү буенча акциягә кушылды. Һәр җеп — гомерне саклап калу. Маскировка челтәрләрен ясау — авыр һәм зур җаваплылык таләп итүче эш. «Челтәргә бәйләнгән һәр төен — безнең егетләребез өчен уртак җиңүгә һәм аларның исән-имин кайтуын тәэмин итүгә керткән өлешебез. Без аларга ярдәмебезне тоюларын һәм туган йортларына сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын телибез», — дип уртаклашты акциядә катнашучылар.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    490
    ER
    1,0%
    Реакции
    5