Пост канала
- видео
🥧 Эремчекле пирог Камыр өчен кирәкле ингредиентлар: Сөт – 150 мл Шикәр комы – 40 г Чүпрә (чи) – 12 г Тоз – 1/3 чәй кашыгы Ванилин – 1/2 чәй кашыгы Слив.май – 40 г Он – 300 г Эчлек өчен: Эремчек – 400 г Шикәр комы – 2 аш кашыгы Каймак – 2 аш кашыгы Әзерләү тәртибе: Камырны әзерлибез. Эчлек өчен эремчекне, шикәр комын һәм каймакны яхшылап болгатабыз. Камырны җәеп, эчлекне уртасына салабыз. Өстен камырны калдырып капларга, бизәргә дә була. Йомырка белән майлыйбыз. Алдан 170°C ка кадәр җылытылган духовкада 25–30 минут пешерәбез. ❤️ Чәйләрегез тәмле булсын! 🥧 ©klimafood
- Просмотры
- 18 125
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 261