Перейти к содержимому

Пост канала

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ
  1. видео

    ЯҢА ЕЛ ТАБЫНЫНА «КАР ШАРЧЫКЛАРЫ» КАБЫМЛЫГЫ! 🎄❄️ 🔸 Тавыкның түш ите (ысланган (копченая) яки пешкән) – 100–120 г 🔸 Шампиньон гөмбәләре – 200–250 г 🔸 Суган (уртача зурлыкта) – 1 баш 🔸 Йомырка (пешкән) – 2 шт 🔸 Маринадланган кыяр – 50–70 г 🔸 Майонез 🔸 Тәменчә тоз, борыч 🔸 Каты сыр – 70–80 г Әзерләү тәртибе: 1️⃣ Шампиньон гөмбәләрен һәм суганны вак шакмаклап турыйбыз. Табада әзер булганчы кыздырабыз һәм суытабыз. Тавык итен һәм кыярларны да вак шакмаклап турыйбыз. Йомырканы вак угычтан уабыз. 2️⃣ Кыздырылган гөмбә белән суганны, йомырканы, тавык итен һәм кыярны бергә кушабыз. Бераз майонез өстибез, тәменчә тоз һәм борыч салабыз. 👉 Әзер масса шарчыклар ясарлык куелыкта булырга тиеш. 3️⃣ Әзер массадан кечкенә шарчыклар ясыйбыз һәм вак угычтан уылган сырда әвәлибез. 🎄 Бәйрәм табынына бик матур һәм тәмле кабымлык! ❄️😍 ©ekaterina_lav_barkar

    Просмотры
    21 752
    ER
    1,0%
    Реакции
    210