Пост канала
- видео
«ЕлМай» бәйрәм алдыннан мәрхәмәт, игътибар һәм җылылык өләште ❤️ Өлкәннәр көне алдыннан «ЕлМай» сөт комбинаты вәкилләре театрыбызның тарихын һәм җанын саклаучы кешеләр — өлкән буын артистларыбыз белән очрашты. Бу рәсми визит кына түгел, ә дусларча җылы очрашу иде. Алар сәхнә ветераннарын бәйрәм белән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләделәр. «ЕлМай» сөт комбинаты хезмәткәрләренә гомерләрен сәнгатькә багышлаган шәхесләребезгә күрсәткән эчкерсез хөрмәтләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!✨❤️
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 407
- ER
- 1,7%
- Реакции
- 24