Пост канала
- фото
27 ноябрь көнне Актанышта Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Казан һәм Актаныш полилингваль комплекслары арасында КВН ярышы узды. «Татарстан супер гуд» (Алабуга), «Алга» (Түбән Кама), «Әрсезләр» (Чаллы), «Кара алтын» (Әлмәт), «Казан-Адымнар» (Казан), «Мактаныш» (Актаныш) командалары зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынашты. Бу уен төренең үз кануннары бар: юмор, шаянлык һәм тапкырлыкта үз осталыгыңны күрсәтергә кирәк. Һәр биремгә әзерлек, костюмнар һәм реквизит сайлау, сценарий язу, артистизм, шаян биюләр әзерләү укучылардан да, туган тел һәм әдәбият укытучылары Гафурова Гөлгенә Йосыф кызы һәм Локманова Алисә Өлфәт кызыннан, директор киңәшчесе Пронина Алина Юрий кызыннан һәм башлангыч сыйныф укытучысы Кәримова Альбина Равил кызыннан күп көч, иҗади идеяләр һәм зур җаваплылык таләп итте. Визитка, сәламләү һәм өй эше кебек биремнәргә әзерлектә һәр сүзгә, хәрәкәткә тирән мәгънә салынды. Зирәклек, тапкырлык һәм шаянлык мимик хәрәкәтләрдә дә чагылыш тапты. Нәтиҗәдә гимназиябезнең «Кара алтын» командасы гран-при яулады! «Мактаныш» 1 нче урын, «Әрсезләр» 2 нче урын алды, калган командалар 3 нче урынны яулап, «Адымнар» уңышын арттырды. Афәрин, безнең квнчылар! Гимназия директоры Яруллин Илшат Илдус улына һәрьяклап ярдәме һәм сәфәрне оештырган өчен аерым рәхмәт. Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе һәм Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 90 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән Шаяннар һәм тапкырлар конкурсы «Адымнар» комплексларында юбилей елына старт бирде.
Открыть в MAX- Просмотры
- 490
- ER
- 5,7%
- Реакции
- 28