Перейти к содержимому

Пост канала

Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
  1. фото

    «Уңыш-2026»: иң күп ашлыкны кем җыйган? Урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Хуҗалыкларда комбайннар тәүлек әйләнәсенә диярлек эшли, ә механизаторлар арасында иң югары күрсәткеч өчен үзара ярыш бара. 3 сентябрьгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннннән алынган мәгълүмат буенча, Мөслим районында ашлык суктыруда иң югары нәтиҗәләргә «Туган як» агрофирмасы механизаторлары ирешә.  Илнар Сөләйманов — 4123 тонна  Әбүләес Морзаханов — 3910 тонна  Рөстәм Ильясов — 3577 тонна Бу күрсәткечләр механизаторларның югары җитештерүчәнлеген һәм урып-җыю чорында техниканы нәтиҗәле файдалануын күрсәтә. Башка хуҗалыклар арасында «Август-Мөслим» агрофирмасы механизаторы Динар Муллин аерылып тора. Ул бүгенге көнгә ул 2201 тонна ашлык суктырган. «Полесье 1218» комбайннарында эшләүчеләр арасында иң югары нәтиҗәләр шулай ук «Туган як» агрофирмасы механизаторларында:  Сирин Хуҗин — 3297 тонна  Евгений Үтәгәнов — 2514 тонна  Руслан Вәлиев — 1884 тонна «Акрос» комбайннарында эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны "Исламова И.З." КФХ вәкиле Игорь Петров яулый. Аның күрсәткече — 1848 тонна.  Фәнис Минһаҗев — 1819 тонна  Рөстәм Шәйморатов — 1778 тонна Урып-җыю эшләре дәвам итә. Димәк, алдынгылар исемлеге әле үзгәрергә мөмкин. Механизаторлар өчен һәр көн — яңа күрсәткеч, ә кырларда һәр тонна уңышның кадере зур. Фәридә Гайнетдинова фотосы. #авыл_хуҗалыгы

    Открыть в MAX
    Просмотры
    264
    ER
    0,8%
    Реакции
    2