Перейти к содержимому

Пост канала

Тулпар журналы каналы
  1. фото

    Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА * * * Иртән торсам, көз китеп тә барган, Кичәге көн – соңгы көне булган. Түбәләргә, юллар, тауларга да, Юка гына кар катламы кунган. Хушлашмады көзем, ашыкканмы... Хәер, кемдә кем кайгысы хәзер... Кар, бураны, суыклары белән, Кыш килергә күптән әнә әзер. Кышның җиле дулап йөри тышта, Усаллашып, капка шакылдатып. Ачык калганнарын ябып куя, Шундый ачу белән – шапылдатып. Капкаларны ябар хуҗалар юк, Ул йортларның күптән уты сүнгән. Йортлар гына түгел, урамнар буш... Ә исәннәр... язмышына күнгән. ...Иртән торсам көз китеп тә барган, Кичәге көн – соңгы көне булган. Түбәләргә, юллар, тауларга да, Ак кар булып, көз сагышы кунган...

    Открыть в MAX
    Просмотры
    191
    ER
    5,8%
    Реакции
    11