Перейти к содержимому

Пост канала

«Өмет» | «Омет»
  1. фото

    ШИКӘР ЧИРЕ НИЧЕК КИЛЕП ЧЫГА? Бүген Җир шарында 422 миллион кеше шикәр чиреннән интегә. КФУ Университеты клиникасының табиб-эндокринологы Ләйсән Зарипова: –Соңгы елларда симерү диагнозы куелган кешеләр саны арта бара. Шикәр чире, иң беренче чиратта, әнә шул сәбәпле ешрак күзәтелә башлады. Май катламы аркасында инсулин глюкозаны тән тукымасы аша үткәрә алмый. 🏃‍♀️Хәрәкәт җитмәү, дөрес тукланмау да – шикәр чиренә китергән иң төп сәбәпләрнең берсе.🤔 ✅ Йогышлы авырулар, эндокрин системасындагы кимчелекләр дә еш кына шикәр чиренә илтә. – Беренче типтагы шикәр чире икенче типтагысыннан ничек аерыла? – Беренче һәм икенче типтагы шикәр чире бер-берсеннән бик нык аерыла. Беренчесе аутоиммун компонент аркасында пәйда була. Нәтиҗәдә, иммунитет ашказаны асты бизенә һөҗүм итә һәм ул инсулин бүлеп чыгармый башлый. 👉Беренче типтагы шикәр чире дәвалауга бирешми. Кеше гомер буе инсулин кадап яшәргә мәҗбүр. 👉 Икенче типтагы шикәр чире вакытында инсулин, киресенчә, күп була, әмма ул тиешенчә эшләми. ✅Дәвамы булачак.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    4 956
    ER
    1,0%
    Реакции
    52