Перейти к содержимому

Пост канала

«Өмет» | «Омет»
  1. фото

    ФӘРЕШТӘ КӨТЕП😇 (уены-чыны бергә) Гомер буе язмышка таянып, Көттем миңа язган ярымны. Канатларын җәеп берчак килер Фәрештәдәй изге ханымны. Юк, килмәде, бик күп еллар көтеп, Килгәннәр фәрештә булмады. Булмышлары минем четерекле Холкыма бик туры килмәде. Хәзер инде көтмимен дә кебек, Күңел генә туймый мутлыктан. Һаман әле хатын-кызга карый, Оялмый да минем картлыктан. -Син кем соң? –ди эчке тавыш миңа, Фәрештәләр көтеп ятарга? Яшьтүк кирәк иде андый уйны Башыңнан чыгарып атарга. Кәүсәр. 🔺🔺🔺🔺🔺🔺🔺🔺 Монда тагын бер ШИГЫРЬ бар.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    4 020
    ER
    1,2%
    Реакции
    49