Пост канала
- фото
🏓 Дүртөйледә узган ачык шәһәр беренчелегендә Актаныш теннисчылары уңышлы чыгыш ясады! Бүген, 28 ноябрьдә, Башкортстанның Дүртөйле районында Әниләр көненә багышланган өстәл теннисы буенча ачык шәһәр беренчелеге узды. Ярышта «Батыр» спорт сараеның яшь теннисчылары да катнашты. Үз яшь категорияләрендә алар түбәндәге нәтиҗәләргә иреште: 🥇 Тимур Султанов– I урын 🥈 Алия Хабибуллина– II урын 🥉 Эльвир Вакилов– III урын Камила Габдулгалиева, Рияз Галиев һәм Айназ Исламов та дүртенче урыннарны яуладылар. 🏆 Җиңүчеләр һәм призёрлар грамоталар белән бүләкләнделәр. Яшь спортчыларны һәм аларның остазы Булат Солтановны котлыйбыз! Алга таба да яңа җиңүләр һәм зур уңышлар телибез! 👏
Открыть в MAX- Просмотры
- 890
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 8