Перейти к содержимому

Пост канала

Актаныш-информ
  1. фото

    🎓 Сәфәр мәктәбе – 50 яшь! Ярты гасырлык тарихка хөрмәт Бүген Иске Сәфәр авылында Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 50 еллык юбилее билгеләп үтелде. 🎞️ Бәйрәм мәктәптән башланды. Кунакларны тарихи фотолар күргәзмәсе каршы алды. Мәктәп директоры Илнар Салихов белем йортының үткән юлы белән таныштырды. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучылары туган нигезләренә кайтты. Сыйныфташлар белән очрашу, укытучыларны искә алу, мәктәп еллары хатирәләре – барысы да бу көнне аеруча кадерле иде. 🤝 Юбилей тантанасында мәктәпнең элекке директоры, муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова котлау сүзләрен җиткерделәр. Мәктәпкә истәлекле сертификат та тапшырылды. Ветеран укытучылар һәм элекке җитәкчеләр мәктәпнең үсеш тарихы, хезмәт еллары, бергә кичергән мизгелләр белән уртаклашты. Ярты гасыр эчендә күпме балага белем һәм тәрбия бирелгән, күпме язмышка юл ачылган! Мәктәп еллары, укытучы киңәшләре, сыйныфташлар белән бәйле хатирәләр еллар узса да онытылмый. 💐 Сәфәр мәктәбе коллективын, ветеран укытучыларны, укучыларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын матур юбилей белән котлыйбыз!

    Открыть в MAX
    Просмотры
    975
    ER
    1,3%
    Реакции
    13