Перейти к содержимому

Пост канала

Актаныш-информ
  1. фото

    Һәркемгә мәгълүм булганча, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе илебездә Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 27 ноябрь көнне Киров мәдәният йортында "Әнием, син якты кояшка тиң!" дип исемләнгән уенлы, җырлы бик матур чара үтте. Кичә авыл советы сәркатибе Фәндәрия Галлямова һәм "Әнәк" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Филүс Фаис улы Гараевның матур котлаулары белән башланып китте. Бәйрәмгә килгән апалар, кызлар, әниләр рәхәтләнеп күңел ачты, тапкырлыкта, осталыкта ярышты. Гармун моңнарына, яшьлек җырларына ияреп, үткәнгә, яшьлекләренә, бала чакларына кайтып килде. Кичәгә килгән барлык авылдашларга, авылның мәдәни тормышына битараф булмыйча, чакыруны кабул итеп, үзләренең шигырьләрен, җыр-биюләрен бүләк итүчеләргә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк, гөрләшеп яшик. Исәнлек-саулык, дөньяларга иминлек, күңелләргә тынычлык, гаиләләрегезгә бөтенлек телибез. Якынлашып килгән Әниләр көне белән, барыгызны да! 🌷

    Открыть в MAX
    Просмотры
    917
    ER
    0,9%
    Реакции
    8